- исем
- 1. Кешегә тугач та бирелә торган шәхси атама; Ат (II) 2. Кеше яки хайван кушаматы. Әйберләр, күренешләр, төшенчәләр һ. б. атамасы 3. күч. Дан, танылганлык. Берәр нәрсә яки кешенең төрле сыйфатлары тур. гомуми фикер; дан саран дигән и. е чыккан 4. күч. Берәр төркемгә яки оешмага карауны күрсәтә торган атама 5. Мактаулы атама, дәрәҗә атказанган и. ен алу. Квалификацияне яки хезмәттә тоткан урынны рәсми билгели торган атама; дәрәҗә инженер и. е алу. Теге яки бу эшчәнлек белән танылган кеше тур. зур и. алган кеше 6. ИСЕМЕНӘ – Берәр кешегә адресланган, юнәлтелгән директор и. 7. ИСЕМЕННӘН – Берәр кеше, оешма, коллектив кушуы, теләге, үтенече буенча, вәкил буларак халык и. 8. Предметлыкны белдерә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә торган сүз төркеме. ИСЕМ КУШУ (БИРҮ, КУЮ) – Кеше тугач, аңа бер шәхси атама беркетү. Кушамат бирү, тагу. ИСЕМ ТУЕ – Исем кушу мәҗлесе
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.